Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында волейбол турнирына йомгак ясалды

2023 елның 17 гыйнварыннан 25 гыйнварына кадәр «Юбилейный» спорт залында Минзәлә районы предприятиеләренең, оешмаларының һәм учреждениеләренең ирләр командалары арасында турнир узды.

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Әлеге турнирда «район башкарма комитеты», «мәгариф бүлеге», «СИЗО-4», «Кадрәк авыл җирлеге», «Минзәлә драма театры», «спорт ветераннары» командалары катнашты.

Урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын-«СИЗО-4»командасы

2 урын - «спорт ветераннары»командасы

3 урын - «ТР ММР башкарма комитеты»командасы.

Командалар ТР Минзәлә муниципаль районының «Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге» МКУ Кубогы, грамоталары һәм медальләре белән бүләкләнде.

«Иң яхшы уенчы» номинациясендә Илнар Камалов («Кадрәк авыл җирлеге» командасы), Константин Липин («ММР Башкарма комитеты» командасы), Александр Невзоров («СИЗО-4» командасы), Александр Леванов һәм Айнур Ихсанов («спорт ветераннары» командасы) һәм Җәмилә Суфиярова («мәгариф бүлеге» командасы) бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев