Минзәлә районында хәйрия концертлары дәвам итә
Чираттагысы Иске Иркәнәш авылында узды
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Без алдарак хәбәр иткәнчә, бер төркем Минзәлә районы мәдәният хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга теләктәшлек йөзеннән хәйрия концертлары үткәрә башлаган иде. «Тизрәк әйләнеп кайтыгыз» дип аталган әлеге концертлар тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде. Шуны искә алып, оештыручылар әлеге уңышлы проектны дәвам итәргә булдылар.
Чираттагы концерт Иске Иркәнәш авылында узды. Түбән Юшадыдан Наталья Чепкасова, Асаф Шиһапов,Түбән Тәкермәннән Гөлназ Гәрәева, Тауасты Байлар авылыннан Мөслимә Гайниева, Исәнгол авылыннан Азия Вәгыйзова, Яңа Айманнан Рәфинә Гыйлмуллина, Калтактан Ильмира Асманова һәм Ландыш Майорова, район мәдәният сараеннан Рузил Миңнеханов чыгыш ясадылар.
Концертның тагын бер үзенчәлеге — биредә авыл җирлеге советы тарафыннан хәрби хәрәкәтләрдә (шул исәптән, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә) катнашкан авылдашларның әниләренә бүләкләр тапшырылды.
— Билет сатудан кергән акчалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәреләчәген истә тотып, тамашачылар әлеге концертка бик теләп килделәр. Хәтта читтә яшәүче авылдашлар арасыннан кайталмасалар да, үзләреннән өлеш булсын дип хәйрия йөзеннән акча күчерүчеләр булды. Районыбыз мәдәният хезмәткәрләренә шундый бик матур, мәгънәле концерт күрсәткәннәре өчен рәхмәт, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га Иске Иркәнәш мәдәният йорты директоры Люция Фәйдрова.
Концертлар 24 ноябрь көнне Калтак, 25 ноябрьдә Тауасты Байлар авылында булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев