Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районыннан 25 яшь көрәшче Раббани Шәрипов кубогына көрәш буенча турнирга барды

Ярышларда ТР шәһәрләре һәм районнарының 8 командасыннан 100дән артык көрәшче катнашты.

(Илшат Вагыйзов, Минзәлә-информ)

Тукай районының Түбән Суыксу авылында 2005 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Татарстан Республикасының Атказанган спорт мастеры Раббани Шәрипов Кубогына XII традицион көрәш турниры булып узды. Минзәлә районы җыелма командасы өчен тренер "Юбилейный" спорт мәктәбенең Рәмзил Бәдриев җитәкчелегендә көрәш бүлекчәсенең  25 яшь көрәшчесе чыгыш ясады.

 Иң югары нәтиҗәләргә ирешүчеләрк:

1. Эльвир Галиев 40 кг. га кадәр авырлык категориясендә-4 урын (15 көрәшче арасында), Аю мәктәбе.

2. Алмас Костюков 45 кг. га кадәр авырлык категориясендә-4 урын (14 көрәшче арасында), 3 нчеурта мәктәп.

3. 55 кг. га кадәр авырлык категориясендә Рузил Вәлиев-4 урын (14 көрәшче арасында), педагогика көллияте.

4. Динар Латыйпов 70 кг. га кадәр авырлык категориясендә 4 урын(12 көрәшче арасында), Аю мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев