Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районыннан Воровский исемендәге мәдәният йорты каршындагы «Рябинушка» вокаль ансамбле «халык» исемен алды

1985 елда оешкан фольклор коллективы район һәм республика масштабындагы мәдәни чараларда даими катнаша.

Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"

2022 елның декабрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы боерыгы белән Воровский мәдәният йортының «Рябинушка» вокаль ансамбленә «Халык» исеме бирелә. 2022 елның 20 декабрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә концерт программасы һәм Бөтенроссия һәм республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды, анда беренче тапкыр “халык” исемен тантаналы, рәсми рәвештә тапшырдылар.

Гөлчәчәк Габдрахманова, район мәдәният сарае директоры:

- Бар шундый кешеләр, аларга теләсә нинди эшне курыкмыйча йөкләп була. Ансамбль җитәкчесе - Светлана Камалова нәкъ менә шундый кеше. Аның тырышлыгы, һәр катнашучы белән уртак тел таба белүе нәтиҗәсендә коллективның эшчәнлеге уңышлы бара. Әлбәттә, ансамбльнең һәр катнашучысына, үзләренең шәхси вакытларын һәм көчләрен иҗатка сарыф итүләренә үкенми торган гади авыл хатын-кызларына, бары тик рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Концерт костюмнары тегү өчен матди ярдәм күрсәткән өчен Алексей Георгиевич Юдинга аерым рәхмәт белдерәбез.

 

- Безнең фольклор коллективына 1985 елда нигез салына. Бүгенге көндә ансамбльгә 14 кеше йөри. Без рус халык җырларыннан торган үз репертуарыбыз белән даими рәвештә район, республика, төбәкара мәдәни чараларда катнашабыз, Каравонга, Башкортстанга барабыз. Әлбәттә, бу исемне күптән көттек, моның өчен безнең базисыбыз әзер иде инде. "Халык" исеме тагын да активрак һәм нәтиҗәлерәк эшләү өчен яңа стимул бирәчәк, - дип билгеләп үтте коллектив җитәкчесе, Воровский мәдәният йорты директоры Светлана Камалова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев