Минзәлә районыннан зур күләмдә гуманитар ярдәм озатылды
Йөкне волонтерлар — Рәүф Низаметдинов белән Рөстәм Хәбибуллин Минзәлә егетләре хезмәт иткән полкларга илтеп тапшырачак.
Әлеге волонтер егетләрнең СВО зонасына бу инде 22нче тапкыр йөк илтүе. Чаллыдан, Минзәләдән һәм башка якын-тирә районнардан җыелган гуманитар ярдәмне алар Чаллыдагы үзләре хезмәт куйган КАМАЗ оешмасы биргән броньгә төрелгән «КамАЗ» автомобиле белән илтәләр. Менә бүген дә Минзәлә районыннан бик зур күләмдә гуманитар ярдәм һәм шәхси посылкалар СВОда хезмәт итеүче якташ егетләребезгә китте.

Чаллыдан килүче Камаз автомашинасы юл уңаенда Коноваловка авыл җирлегенә кереп, аннан җирлек кешеләре һәм мәктәп коллективы әзерләп куйган гуманитар йөкне алды. Әлеге авыл җирлеге халкынының зур күләмдә һәм даими рәвештә гуманитар ярдәм җибәрүләрен билгеләп үтте волонтерлар.

Минзәләдә «Ялкын» яшьләр үзәгеннән, «Поддержим наших Мензелинск», «MZ Планета добра» волонтерлар төркемнәреннән дә район халкы ярдәме белән җыелган гуманитар ярдәм: маскировка сеткалары, газ, генератор, тәгәрмәчләр, җылы киемнәр, бик күп күләмдә коры ашлар, дарулар, гигиена кирәк-яраклары, хатлар, дәвалаучы мазьлар һәм башка бик күп кирәкле әйберләр, шәхси посылкалар төялде.

Рәүф Низаметдинов, волонтер:
—Минзәлә районы халкы СВОга зур ярдәм күрсәтә. Үзебез генә дә инде 22нче тапкыр киләбез монда. Әле бит бездән башка да районнан гуманитар ярдәм илтүчеләр бар. Үзебезнең исемнән һәм СВОдагы егетләр исеменнән район халкына, якташларыма бик зур рәхмәт әйтәм. Аерым рәхмәт сүзләрен волонтерларга әйтәсем килә: алар тыл белән фронтны бәйләп торучы бик тә мөһим механизм булып торалар. Волонтерларның шулай эшне оештырып эшләү нәтиҗәсендә без прицеп тагылган бер Камаз автомашинасы гуманитар ярдәм итә алабыз егетләргә. Бу бик зур көч, түземлек һәм оештыру сорый торган һәм шул ук вакытта бик тә кирәкле һәм изге эш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев