Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районының Җәмәк авылы клублы булды

Күп функцияле үзәк дип аталучы бинада китапханәгә дә урын табылган.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)

50 кешелек тамаша залы булган бинада репетиция өчен бүлмә дә бар. 
Җыенкы гына бинага авыл халкы бик шат. Озак көтте яңа клубны илһамлы авыл халкы.

Сабыр төбе сары алтын, ди халкыбыз. Ул көн килеп җитте. Авыл кешеләренең шатлыгын уртаклашырга рәсми затлар гына түгел, күрше авыллардан мәдәният коллективлары да килгән иде.


Район башлыгы Айдар Салахов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев үз котлауларын җиткерделәр, аннан кызыл лентаны кистеләр. Мәдәният хезмәткәрләре тантаны эчкерсез, эчтәлекле иттеләр.
Бу социаль яктан бик мөһим объектны сафка бастыруда, тирә-ягын төзекләндерүдә тырышлык күрсәтүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды. Клуб мөдиренә җиһаз алу өчен сертификат бирелде.


Бәйрәм мизгелләренең эмоцияләргә бай өлешен безнең каналдагы видеодан карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев