Минзәлә районының Әтрәкле авылы китапханәсе яңартылды
Әтрәкле авыл китапханәсе мәдәният йортында урнашкан.
Бинаның төзелүенә 20 елдан артык, шуңа күрә китапханәгә ремонт кирәклеге нык сизелә иде. Быел, ниһаять, китапханәгә күптән көтелгән ремонт ясалды: идәне тулысы белән яңага алыштырылды, стеналарга яңа обойлар ябыштырылды, тәрәзәләрне буяп, өр-яңа челтәр-пәрдәләр эленде барлык җиһазлар да яңартылды. Бу эшләрне башкару өчен финанс ярдәмен тулысы белән спонсорларыбыз күрсәтте.
Китапханә идәнен алыштырыр өчен Минзәлә муниципаль районы башкарма комитеты 218 345 сум бирде. Стеналарга 18 200 сумлык обой алынды, обойлар өчен кирәкле сумманы, кайчан гына мөрәҗәгать итсәк тә, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торган ООО “Заиковский” җитәкчесе Радик Шәрипович Фаттахов бирде. Челтәр һәм буяулар алу өчен 21 450 сумлык ярдәмне Минзәлә үзәк китапханәсе күрсәтте. Быел Әтрәкле авыл китапханәсе ел саен үткәрелә торган "Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территорияләрендәге иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләрен һәм аларның хезмәткәрләрен акчалата бүләкләүгә конкурсында" җиңеп чыкты һәм 172 000 сум күләмендә акчалата премиягә лаек булды. Китапханә өчен яңа җиһазлар менә шул акчага алынды.
Безгә шундый зур ярдәм күрсәткән һәр оешмага, олы йөрәкле спонсорларыбызга авыл халкы һәм төрле яшьтәге китап укучыларыбыз исеменнән чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. Иң зур рәхмәтебез безне һәрвакыт рухландырып, безнең һәр эшебезне хуплап, ярдәм кулы сузган җитәкчебез – Минзәлә үзәк китапханәсе директоры Резедә Нәҗип кызы Ягафаровага һәм үзәк китапханә хезмәткәрләренә.
Кадерле дуслар! Барыгызны да Яңа ел белән котлыйбыз, исәнлек-саулык, тынычлык, иминлек, гаиләләрегезгә бәхет телибез, дип хәбәр итә Әтрәкле авыл китапханәсе мөдире Наилә Хәйдәрова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев