Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районының бер авылында Чаллы балалары рәхәтләнеп Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрде

Югары Тәкермән авыл җирлегенә керүче торак пунктларның Чаллы белән элемтәсе ныгый бара.



Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Әлеге авылларга көн саен алты тапкыр Чаллыдан автобус килүе генә ни тора?! Ял, бәйрәм көннәрендә Чаллыдан кайтучылар хисабына биредә  балалар саны икеләтә арта.
Быелгы Яңа ел кичәсен үткәргәндә бу факторны аеруча исәпкә алдылар. Чыршы бәйрәмен каникул ахырында үткәрделәр.Кыш бабайга чират торып татарча, русча шигырьләр сөйләде балалар. Клуб, китапханә хезмәткәрләре шәһәрдәге аниматорлардан да матурырак киенеп искиткеч шәп уеннар үткәрде.
Әти- әниләре, бабалары, әбиләре белән күңел ачты барлык балалар.
Алия Шәрипова, Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы: 
-Балаларның күңелендә безнең авылда үткән Яңа ел бәйрәме истә калачагын шигебез юк. Мобилизацияләнгән авылдашыбызның, мөмкинлекләре чикле булган балалар тәрбияләгән гаиләләрен чакырып, Кыш бабаебыз аларны да бүләксез калдырмады.
Һәр ел саен район газетасы коллективы белән үткәргән кардан сыннар, ишек алларын бизәү буенча конкурста берничә дистә гаилә катнаша.Кошлар өчен җимлек ясаучылар конкурсы да популярлаша бара. Быел Түбән Тәкермәндә яшәүче почтальоныбыз Олеся яңа ел өстәленә куя торган уенчыклар ясау буенча мастер- класс үткәрде..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев