Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районының Югары Юшады авылында Питрау бәйрәме үткәрделәр

Зурлап, оешкан төстә үткәрү моннан өч ел башланды.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)

Җирлек башлыгы Илгиз Ханов әйтүенчә, авылда туган Гиоргий Куприянов, Олег Ильин тәкъдимне хуплаганнар. Быел Питрауга килүче авылда яшәүчеләр дә, читтән кайтучылар да арткан. Календарь бәйрәмгә әйләнгән, димәк. Район күләмендә үткәрү өчен әлләни күп кирәкми - район гына түгел, Татарстанда яшәүче керәшеннәр, татарлар, руслар, башка милләт вәкилләре теләп килерлек программа гына төзергә кирәктер. Җөригә җитеп булмас, билгеле. Әлки районының Хузангай авылында үтүче бәйрәм бар, мисал өчен. Шул ук Тулбайдагы Авыл көне бик матур үрнәк!

Югары Юшадыда да Питрауны оештыручылар сафына Юдиннар, авылдашлардан тыш , авылга кайтып яшәүчеләр дә төрле формада үз өлешләрен керткәннәр. ВК дагы безнең каналга куелган кечкенә генә видеодан күренгәнчә, күңелле үткән Авыл көне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев