Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районының Югары Тәкермән мәктәбендә беренче класска җиде бала килде

Яңа уку елында укучылар саны да артты.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)

Бу яңалыкка укытучылар гына түгел, әти-әниләр дә канатланды. Мәктәп бинасында класслар санын арттыру мөмкинлеге бар. Урта мәктәп ябылганга бик кимсенгән авыл халкы рухи күтәрелеш кичерә. Әти-әниләр балаларын район мәктәпләреннән генә түгел, күрше районнан, Чаллыдан да китерәләр.
Бу авылга яшәргә Чаллыдан күченеп кайтучылар да күренә башлады.
Шамил Дәүләтов һәм «Бекон» җәмгыяте беренче классларны сөендереп, бүләкләр өләште.
Авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова күтәренке рухта үткән тантаналы линейкада укытучыларга һәм укучыларга яңа уку елында барлык күрсәткечләр буенча да районда алдынгы булуларын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев