Минзәлә районының Юртау авылында яшәүчеләр диспансеризация үтәргә ашыкмыйлар
Юртау авылындагы җыенда катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов биредә яшәүчеләрнең күп өлеше диспансеризация үтүгә бик җавапсыз каравын билгеләп үтте.
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Шул уңайдан район шифаханәсе баш табибының поликлиника эшләре буенча урын басары Муса Хәбибуллин социаль авыруларны профилактикалауның бик мөһим икәнлеген тагын бер кат аңлатты. Авыруларны иртәрәк ачыклау- гомерне озайту, дигән сүз. Эштәге кешеләр үз сәламәтлеген даими тикшереп торсыннар иде, диде ул.
Авылның инфраструктурасы яхшыра бара. Дәүләт программасы нигезендә фельдшер- акушерлык пунктын тиздән лицензия алачак, үзара салым акчасына нигездә авылның юлларын яхшырталар.

Биредә районда беренче булып су белән тәэмин итүне махсус оешмага тапшырдылар. Тарифлар кыйбат, дип зарланучы булмады. Ике ел инде, бернинди өзеклекләргә юл куелмыйча, чистартылган су эчәләр. Акрынлап бар йортларны да канализациягә тоташтырып бетерәчәкләр. Тәүлегенә 60 кубометр юынтык суларны чистартырлык биологик станция тест режимында эшли башлады.

Җирлек башлыгы Ирек Кадыров һәр мөмкинлектән файдаланып авылдашларын хөрмәтләү җаен таба. Бу юлы да Марат Кәримов белән төрле юнәлешләрдә үзләрен күрсәткән авылдашларын: Ирек Хамматов, Михаил Филаретов, Анатолий Волосков һәм Зотовлар гаиләсен Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырды.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев