Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районының Кадрәк авыл җирлегендә алдагы елга зур өметләр баглыйлар

Кадрәк авыл җирлегендә җыенга килүчеләрне район башлыгы Айдар Салахов үткән елда районның социаль- икътисадый үсешенә кагылышлы саннар, фактлар белән таныштырды.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Авыл җирлеге башлыгы Хәлил Нәбиуллин чыгышыннан күренгәнчә, үткән елда җирлеккә кергән биш авылда да позитив үзгәрешләр күп булган. Салым җыю планын да арттырып үтәгәннәр, физик затлардан җыем гына бик түбән, үзара салым акчасы да һәр авылга шактый файда китергән. Гаилә фермалары да бик актив эшли. Мөнәвир Сафиуллин, савым сыерлары кимүгә карамастан, авыллардан 700 тонна сөт җыйган.
Районда капиталь ремонт таләп ителүче өч клубның берсе биредә. Кышкы салкыннарда биредә эшләүчеләргә алла ярдәм бирсен!!
Быел клубка капиталь ремонт өмет итәләр, Иске Мунча кешеләре асфальт юл сорый, Җәмәклеләр ФАП көтә, су өчен яңа скважина да кирәк.
Район башлыгы әйткәнчә, боларның барысы да проект документлары әзерләү буенча автивлыктан тора һәм илдәге экономик ситуациягә бәйле.
Җыенда диспансеризациягә бәйле сораулар белән хастаханәнең баш табиб урынбамары Муса Хәбибулллин һәм криминаль ситуация хакында яңа участковый Михаил Боков сөйләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев