Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районының «Калморза» хуҗалыгы бөтен Татарстанга үрнәк бүген

«Калморза» хуҗалыгы игенчеләре, коры көннәрнең һәр минутын оста файдаланып уракта Татарстан күләмендә алда бара.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ)

Биредә көзге бодай, борчак, арпа культураларын сугып алдылар. Гектар көчәнеше дә бик югары.Көзге бодай гектардан 44, язгы бодай- 42,9, арпа- 38 центнер.

Тәҗрибәле механизаторлар иярләгән сигез комбайн чык төшкәнче басуда. 

Илфак Гумеров, хуҗалык җитәкчесе:

-Механизаторларны ,ындыр табагында эшләүчеләрне ике тапкыр тәмле, туклыклы итеп ашатабыз. Биш киптергечебез көнлек суктырылган ашлыкны амбарларга салып кую өчен эшләп тора.

Әлеге хуҗалыкны үз канаты астына алган Алмаз Шәрипов басудагы белгечләр белән даими элемтәдә тора.

Район буенча бөртеклеләрнең 20 проценты җыеп алынган. 

Бүген басуларда эш кайнады.

Август аграрийлары да Мөслимнән кайтып Минзәләдәге сабан бодаен сугарга керешәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев