Минзәлә районының Калморза хуҗалыгында комбайннар ремонтлыйлар
Инде сигез комбайнның дүртесе капиталь ремонтланып, әзерлек сызыгына куелган.
Ремонт өчен җаваплы Марат Петров:
— Тиздән деподагы тагын өч комбайнны әзерлек сызыгына бастырачакбыз. Аннан соңгысын ремонтларга керешәбез.

Марат быел җәй буе комбайнда эшләде. Башка агрофиомадан күчүен белгәнгә кәефен белештем.
— Бирегә күчүемә бик шат, диде ул. – Комбайнда эшләгәндә мул итеп акча бирделәр. Хәзер җылы депода Касыйм абый Вәлиев белән дефектовка нигезендә комбайннарны яңа сезонга әзерлибез.Иң мөһиме- кыш көне дә эшле без!
Хуҗалык инвесторы Алмаз Шәрипов тәҗрибәле механизаторлар белән эшли белә. Башка комбайнчылар кышын Чаллыдагы май заводында эшлиләр. Әмма комбайннарын да онытып бетермиләр- паркка килгәндә Индус Ярмиевны очраттым. Бүгенге эшләреннән буш вакытта башкалар да Марат белән Касыйм агага булышалар икән. Иң мөһиме — контроль, быел җәйдә шул комбайннарда үзләренә эшләргә бит.

Җитәкче дә тыныч — сезон алдыннан кадрлар эзләп йөрисе юк. Билгеле, комбайннарга тирән дефектовка һәм диагностика ясау, тиешле запас частьләрне вакытында табып алып кайту, аларны дөрес итеп урнаштыру — яңа сезонга әзерләнүне сыйфатлы итеп башкаруны баш инженер Рөстәм Гадрахманов контрольдә тота.

Икенче депода тагылма механизмнар ремонтлана.
Биналар утын ягып җылытыла. Ял иткән арада бергә җыелып, аралашырга да вакыт табалар ремонтчылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев