Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә рәссамнары Бөтенроссия рәсем диктанты конкурсында катнаштылар

Конкурс ике көн эчендә үтте

(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")

Балалар сәнгать мәктәбе Минзәләдә Бөтенроссия рәсем ясау диктанты уздыру мәйданчыгы булды, ул «Минем илем - минем тарихым» халыкара көндезге конкурсның беренче этабы булып тора. Балалар сәнгать мәктәбенең рәсем ясау бүлеге укытучылары Елена Митюшкина һәм Ольга Горбунова конкурсның Минзәләдәге модераторлары булдылар.

- Бәйге Халыкара педагог-Рәссамнар берлеге тарафыннан үткәрелә һәм “Рәсем ясау өлкәсендә яшь талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү” юнәлеше буенча Президент грантлары фонды тарафыннан хупланды. Конкурс 2020 елда Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы боерыгы исемлегенә кергән проектлар арасында иң югары категориягә ия булды. Бәйгедә катнашу өчен яшь рәссамнар башлангыч сайлап алу һәм теркәү уздылар, туган як тарихын, архитектурасын һәм матди культурасын өйрәнделәр, -дип хәбәр итте Елена Митюшкина.

Бәйге ике этапта – 1 һәм 2 декабрьдә узды. 1 декабрьдә балалар сәнгать мәктәбенең рәсем ясау бүлеге укучылары катнашты. Конкурсның гомуми темасы- "Иҗат итүчеләр һәм минем төбәк осталары". Беренче көнне балаларга сайлау өчен өч подтема тәкъдим ителде: “Киләчәк һөнәрләре”; “Махсус машиналар осталары”; “Авыл һөнәрләре".

2 декабрьдә Минзәлә шәһәренең 1 нче гимназия, 2 нче мәктәп, 3 нче мәктәп укучылары чакырылган иде. Алар өчен «Минем остазым», «Махсус машиналар осталары», «Хәзерге дөньяның осталары»темалары әзерләнгән иде. Биремне үтәү өчен 3 сәгать вакыт бирелде, һәр сәгать саен, конкурс шартлары буенча, рәсем ясау процессының фотофиксациясе үткәрелде. Яшь рәссамнар биремне лаеклы рәвештә үтәп чыктылар.

Конкурсның иң яшь катнашучылары 1нче урта мәктәпнең 2В һәм 2Б укучылары Тимур Борһанов һәм София Митюшкина конкурс эшләрендә модельер һәм тегүчене сурәтләделәр. Тимур өйдә хәрби техника, ә София – кешеләр ясарга ярата.

- Безгә конкурс бик ошады. Без бик теләп рәсем ясадык, - диләр алар.

Азалия Апанаева, 6 сыйныф, гимназия:

- Рәсем белән 7 яшьтән шөгыльләнәм. Бүген " Минем остазым” темасына рәсем ясадым. Минем рәсемдә педагог һәм укучы сурәтләнгән.

Самина Сираҗиева, 7 сыйныф, гимназия:

- Рәсем ясау белән 10 яшьтән үк шөгыльләнәм. Мин "Хәзерге дөньяның осталары” темасына рәсем ясадым. Үземнең рәсемемдә чүлмәкче кызны сурәтләдем.

Карина Логинова, 6 сыйныф, гимназия:

- Мин 6-7 яшьтән апам үрнәгендә рәсем ясый башладым,. Бүген мин «Хәзерге дөньяның осталары»темасын сайладым. Мин дизайнер ясадым, чөнки бу һөнәр вәкилләре яңа стильләр аша киләчәкне барлыкка китерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев