Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә шәһәре “Алтынчәч” балалар бакчасында “Стремление в будущее”-“Киләчәккә омтылыш” программасы буенча семинар үткәрелде

Биредә ата-аналар теләге буенча укыту-тәрбия эшләре татар телендә алып барыла

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

2 нче санлы “Алтынчәч” балалар бакчасында “Стремление в будущее”-“Киләчәккә омтылыш” мәктәпкәчә яшьтәге балаларга өстәмә белем бирү программасын тормышка ашыру буенча “Әй Минзәләм, Минзәләм” дип аталган семинар үткәрелде.

Семинар барышында “Алтынчәч” тәрбиячеләре әлеге программаның 8 юнәлеше буенча мастер-класс үткәрделәр. Балалар килгән кунакларга – районның башка мәктәпкәчә белем бирү учреждение тәрбиячеләренә үзләренең хореография, шахмат, полилингваль белем бирү ( татар һәм инглиз телләре), кечкенәдән профориентация, экология, туган як тарихын өйрәнү, физкультура һәм спорт модульләре буенча белемнәрен күрсәттеләр.

Семинар ахырында анда катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева “Алтынчәч” коллективының әлеге чарага әзерлеген югары бәяләде, биредә күрсәтелгән уңай үрнәкне калган балалар бакчаларына да киңәйтергә кирәклеген искәртте.

Роза Усова, 2 нче санлы “Алтынчәч” балалар бакчасы мөдире:

- Безнең балалар бакчасына 49 татар, 35 рус милләтеннән балалар йөри. Әти-әниләр теләге һәм ризалыгы белән укыту-тәрбия эшләре татар телендә алып барыла. Ягъни, татар милләтеннән булган балалар да туган телләрен камил белеп үсәләр. Рус милләтеннән булган балалар да татарчага өйрәнәләр. Шул ук вакытта  балаларыбыз рус һәм инглиз телләрен дә үзләштерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев