Минзәлә шәһәрендә кардан арыну өмәсе үткәреләчәк
Соңгы атнада яуган кар кешеләргә генә түгел, шәһәр хуҗалыгына да шактый мәшәкатьләр алып килде.
(Илдус Шаһиев, «Минзәлә- информ»)
«Чиста шәһәр» хәленнән килгәнче урамнарны чистартты, проблемалы урыннарда карны эттереп куйды. Хәзер, үз көче һәм ярдәмгә килгән техника белән, карны шәһәр читенә чыгару белән дә мәшгуль. Кулларында техника булган, яисә таба алган предприятие, учреждения җитәкчеләре үз территорияләрен ялт иттереп чистартып куйдылар. Бюджет оешмалары җитәкчеләре җәмәгать урыннарын кардан чистарту буенча өмәләр үткәрделәр.
Әмма синоптиклар вәгъдә иткән суыклар, бәлки тагын кар да явар әле, кар катламын арттыру гына түгел, катырырга мөмкин. Шуңа иртәгә Минзәләдә өмә үткәрелә.
Роза Салдаева, шәһәр башлыгы урынбасары:
— Моңарчы җәмәгать урыннарын, үз территорияләрен кар көртләреннән чистарту буенча актив эшләгән һәркемгә рәхмәт!!
Иртәгә тагын бер талпынып аласы була. Яңа елны көрәлгән мәйданчыкларда каршы алыйк. Юлларыбыз, кеше күп йөри торган урыннарыбыз чиста булсын иде. Оешмалар территорияләре һәр җитәкченең генә түгел, коллективның йөзе бит ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев