Минзәлә шәһәрендә тынычлыкны полиция хезмәткәрләре һәм ирекле дружина вәкилләре тәэмин итте
Бәйрәм көннәрендә шәһәрдәге тынычлыкны район эчке эшләр бүлегенең офицерлар патруле һәм оешмалардан билгеләнгән ДНД вәкилләре контрольдә тотты.
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Оешма вәкилләре алдан расланган график буенча җәмәгать тәртибен сакларга чыкты.
Азат Зиятдинов, полиция подполковнигы, Россия эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы урынбасары:
-Аллага шөкер, гомуми тырышлык белән бүгенге көнгә кадәр җәмәгать тәртибен бозу очракларына юл куелмады.Өченче урта мәктәп һәм гимназия вәкилләренә рәхмәт. Алга таба да районыбызда яшәүчеләр законнарны саклап көн итәрләр дип өметләнәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев