Минзәлә шәһәрендә үткән “Иң матур чәчәклек” конкурсы җиңүчеләре
Шәһәр советы физик һәм юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр арасында “Иң матур чәчәклек”, ә күпфатирлы һәм шәхси йорт хуҗалары арасында “Минем чәчәкле йортым” дип аталган конкурс уздырды.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ”)
Конкурска Республика бәйрәме көнне йомгак ясалды, җиңүчеләр чәчәк үсентеләре алу өчен сертификатлар белән бүләкләнде.
Минзәләлеләр игътибарына “Иң матур чәчәклек” номинациясендә җиңүчеләр һәм актив катнашучылар исемнәрен һәм алар тәрбияләп үстергән чәчәклекләрнең фоторәсемнәрен тәкъдим итәбез. Сез дә карап сокланыгыз әле.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында 11 нче санлы “Шатлык” балалар бакчасы – җиңүче булды, 4нче санлы “Гномик” балалар бакчасы – актив катнашучы буларак билгеләп үтелде.
Уку йортлары арасында 1 нче санлы урта мәктәп – җиңүче, ә 2 нче урта мәктәп – актив катнашучы булды.
Бюджет оешмалары арасында “Олимп” спорт мәктәбе – җиңүче, “Урманчылык” оешмасы – актив катнашучы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев