Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә шәһәрендә хатаны төзәтергә алындылар

Гурьянов урамындагы канау аша аккан язгы суның урамга җәелүе хакында язган идем.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ)

Әлеге проблема хакында язганда миңа Гурьянов һәм Ленин урамнары чатында ике йорт хуҗасының килешә алмавы аркасында шундый ситуация тууын әйткәннәр иде. Аңлап бетермәгәнмен, күрәмсең.

Материал объектив түгел дигәч, янәдән шул тирәдә йөреп кайттым.

Әлеге йорт хуҗаларының фамилияләрен язып тормыйм. Алар да бу ситуациянең өлешчә заложниклары. Ул участокларның берсендә элек Гурьянов урамыннан агып килә торган су канавы борылып ,Ленин урамы аша үтеп (элек салынган торба хәзер дә бар) елгага агып төшә торган урын булган. Хәзер ул канау күмелгән, ә ике хуҗа кадастр номеры буенча килешә алмыйлар.

Бу хәл икенче ел дәвам итә. Былтыр су озак һәм көчле акмагач, конфликт тиз сүнгән.

Әмма ситуацияне болай калдырырга ярамый бит. Судларда тартышып йөргәнче, шәһәр башкарма комитеты һәм ике хуҗага утырып тыныч кына хәл итәргәдер. Шәхси амбицияләрне өстен куеп, табигатькә каршы бару дөресме соң? Җир участогы бирелгәндә , ул канауга тимәскә дигән, сүз, мөгаен, булгандыр?!
Менә шул иде. Бу ситуациянең чишелешен күзәтеп торачакбыз. Чөнки Гурьянов урамы буйлап сузылган канау шәһәрнең өске ягындагы суларны елгага китерүче бердәнбер юл.

Яңгыр яуган саен, юлдан су агуына юл кую дөрес түгелдер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев