Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә шәһәренең 1нче урта мәктәбендә ялга кайткан мобилизацияләнүче белән очрашу узды

Билгеле булганча, шушы көннәрдә мобилизацияләнгән егетләр ике атналык ялга кайта башлады.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Мәктәпнең актлар залында узган очрашу патриотик рухта ясалган, Россиянең көчле һәм бердәм ил булуын күрсәткән видеороликтан башланды. Очрашуда катнашкан мәктәп укучылары, укытучылар, “Ялкын” яшьләр үзәге белгечләре, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева һәм ялга кайткан хәрби әлеге видеоязманы зур дулкынлану һәм игътибар белән карадылар.

Соңыннан сүз мобилизацияләнүче В.га бирелде.

–Беренче чиратта гуманитар ярдәм күрсәт һәм изге теләкләр теләп хатлар язган һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә. Без геройлар түгел, без сезнең кебек үк гади кешеләр. Ватан-Ана чакыру белән үк без бернәрсәдән дә куркып тормыйча илебезне сакларга киттек. Окопта яшәгән вакытта да без гаиләбез янына, сезнең янга кайтачагыбыз турында уйладык. Бу безгә өмет һәм көч биреп торды, – диде ул.

Беренче мәктәп коллективы гуманитар ярдәм җыюда һәм хәрбиләргә хатлар язуда актив катнаша. Очрашуда мобилизацияләнүчеләрнең балаларның хатлары өчен рәхмәт әйтеп төшереп җиберелгән видеоны да һәркем дулкынлану белән карады. 4нче сыйныф укучысы Азат Гарипов язган хатның нәкъ менә Минзәләдән мобилизацияләнүчеләргә барып җитүе дә сөенечле күренеш.

Очрашу барышында егетләр – булачак илебез сакчылары – хәрбигә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Кемнедер корал, азат ителгән территорияләр кызыксындырса, икенче бер бала ни өчен аның йөзе капланган булуын сорады, ә кемдер исә урыннан торып, хәрби белән кул биреп исәнләшеп килде. Кызыксындырган сорауларга җавап алынгач, хәрби кунак балаларга үзе белән алып килгән “сухойпаек” җыелмасын һәм хәрби хәрәкәтләрдә булып кайткан рациясен күрсәтте.

Нэля Бикеева, район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары:

–Өлешчә мобилизация башлану белән үк башка күп кенә райондашларыбыз белән берлектә илебезгә хезмәт итәргә киткәнегез өчен район башлыгы исеменнән рәхмәт белдерәм. Без сезнең белән горурланабыз.

Мәктәп директоры Ольга Ильина очрашу ахырында коллектив белән җыелган һәм тартмаларга тутырылган гуманитар ярдәмне “Ялкын” яшьләр үзәге белгечләренә тапшырды.

Мәктәп музее җитәкчесе Резеда Фаррахова исә ялга кайткан мобилизацияләнгән ир-егетне музей һәм андагы экспонатлар белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев