Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә шәһәренең 1нче урта мәктәбендә Тукай иҗатына багышланган чара узды

Минзәлә шәһәренең 1 нче санлы урта мәктәбендә бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган “Тукай рухы безнең күңелләрдә” исемле районкүләм чара узды.

(Дифиза Нуриева, "Минзәлә-информ")

Бәйрәмдә шәһәребезнең 1, 2, 3 санлы урта мәктәпләре, гимназия, Матвеевка, К.Смирнова исемендәге Татар Мөшегесе мәктәпләре катнашты. Укучылар Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган интерактив уенда көч сынаштылар, яраткан әкият геройлары булып чыгыш ясадылар, үз куллары белән ясап алып килгән китапчыкларны күрсәттеләр. Бәйрәмдә татар биюләре, җырлары, Тукай шигырьләре чиратлашып барды. Бәйрәмнең махсус кунаклары Минзәлә шәһәре район мәдәният сарае директоры Гөлчәчәк Габдрахманова,“Татмедиа АҖнең “Минзәлә - информ” филиалы SMM белгече Дифиза Нуриева, РМБ җитәкчеләре Лилия Галиева , Ландыш Шәмсетдинова укучыларның чыгышларына югары бәя куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев