Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбендә традицион “Әйдәгез, егетләр!” конкурсы үтте
Ярышлар Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган иде
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Менә инде 40 елдан артык Минзәләнең 2нче мәктәбендә егетләрне армия сафларында хезмәткә әзерләүгә һәм патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән “Әйдәгез, егетләр!” конкурсы үткәрелә.
Елена Попова, 2 нче мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары:
- Ярышлар 8-11 сыйныф укучылары арасында узды. Катнашучыларны безнең мәктәп директоры Наил Габдуллин сәламләде. Жюри сыйфатында конкурска 2 нче урта мәктәпне тәмамлаган, СИЗО-4 начальнигы эчке хезмәт полковнигы Тимур Яруллин да чакырылган иде.
Ярышларның җитәкчесе - ТИН укытучысы Наил Ганиев. Катнашучылар визит карточкасын күрсәтү, строй әзерлеге, гер күтәрү, автоматны сүтү һәм җыю, ату һәм аркан тартышу буенча көч сынаштылар.
1 нче урынны 10 сыйныф яулады (сыйныф җитәкчесе – Гөлназ Мифтахова).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев