Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә шәһәренең Элеватор бистәсендә яшәүчеләр көчлерәк булып чыкты

2026 елдан башлап Минзәләдә җиде территориаль идарә эшли.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)

Шәһәр үскән саен микрорайоннарда яшәүчеләр арасында үзидарәне көчәйтү дә сорала. ТОС җитәкчеләре микрорайоннарда өмәләр үткәрүне оештырып, үзләре актив катнашып кына йөрми. Күп эшләре бәлки кайберәүләрнең күзенә күренми дә торгандыр. 2026 елны каршылау чараларын територияләрдәге чыршылар янында аларның актив катнашы белән узды. Мәдәни-спорт чаралары үткәрүне үз өсләренә ала баралар. Территорияләрдән команда туплап, ярышлар үткәрү — шуларның берсе. 


Соңгы ярышта алты команда катнашты. Әлегә бер территориядә җитәкче юк. Кемнең шәһәрдә яшәүчеләрне туплап, битарафлыкны киметүгә үз өлешен кертергә, үз үрнәге белән башкаларны рухландырырга көче бар диеп саный икән шәһәр башлыгы урынбасары Роза Сальдаевага мөрәҗәгать итсен.
«Юбилейный» спорт залында үткән көч сынашуларда алты төр җиңелчә уеннар кергән иде. 


Аркан тартышуда, исә, физик яктан көчлеләр генә җиңә алды. Элеваторный бистәсендә яшәүчеләр белән сөйләшкәндә, без җиңәргә килдек, диделәр. Шулай булып чыкты да. Аркан тартышуда гына түгел, гомуми зачетта да алар беренче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев