Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә шәһәренең Карл Маркс урамы: ул нинди булыр?

1нче урта мәктәпнең актлар залында Казаннан килгән «Miriada Group» архитектура бюросы белгечләре К.Маркс урамы, конкретрак әйткәндә, стадионнан алып Ленин урамына кадәрге өлешен төзекләндерү концепциясен ясау өчен минзәләлеләрнең фикерен тыңлады.

(Дифиза Нуриева, «Мензеля-информ»)

Безнең Минзәлә шәһәре 2024 елда "Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлектә шәһәр мөһитен булдыру буенча төзелгән иң яхшы проектларны ачыклаучы Россиякүләм конкурс"та катнаша. Быел республика бюджеты акчаларына К.Маркс урамын төзекләндерүнең беренче этабы узачак: театр скверы төзекләндереләчәк. Хәзер исә төп максат — киләсе елда, икенче этапта, тагын да масштаблырак эшләр башкару өчен әлеге Россия күләмендә узучы конкурска проект тәкъдим итү һәм җиңеп чыгу. Әлеге җиңү — шәһәрне, бу очракта К.Маркс урамын төзекләндерү өчен акча алу дигән сүз. 

Шушындый ук юл белән берничә этапта Ленин исемендәге табигый парк төзекләндерелде. Һәм бу парк күпләрнең яраткан урынына әйләнде. 
Узган ел да, быел да минзәләлеләр иҗтимагый киңлекләр өчен онлайн тавыш бирүдә К.Маркс урамын төзекләндерү өчен тавыш бирделәр. Ләкин былтыр конкурска җибәрелгән проект буенча кисәтүләр булды һәм ул җиңү яулый алмады. Быел исә Казан проектлаучылары әлеге кисәтүләрне төзәтеп, аңа минзәләлеләр әйткән тәкъдимнәрне өстәп, кабат конкурска заявка бирәчәк. Тагын шунысын да әйтергә кирәк: былтыргы проектка К.Маркс урамының Красноармейская урамыннан башлап Ленин урамына кадәрге өлеше генә кертелгән булса, быел проектланучы урам территориясе стадионга кадәр озынайтылды. 

Җәмәгать тыңлауларында төрле фикерләр яңгырады. Беренчедән, әлбәттә, шәһәргә керүче төп урамда урнашкан тарихи биналарның йөзен саклап калу, тротуарлар булдыру, ике күперне җәяүлеләр өчен уңайлы итеп төзекләндерү, машина кую урыннарын җайлап бетерү, заманча чәчәклекләр, яшеллек һәм гаилә белән ял итү урыннары булдыру. 


Җәмәгать тыңлауларында яңгыраган фикерләр белән ВК төркемендә урнаштырылган видеодан танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев