Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә шәһәренең «Олимп» мәктәбендә тәрбияләнүчеләр республика ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар

Соңгы атна дәвамында ярышлар чаңгы ярышлары, гер һәм өстәл теннисы буенча узды

2022 елның 14 декабреннән 16 декабренә кадәр Бөгелмә шәһәрендә кече һәм урта яшьтәгеләр арасында МСМК,СССР чемпионы Розалин Бакиев призына ачык республика ярышлары узды . Ярышлар Татарстан Республикасының 33 районыннан 397 яшь катнашучы җыйды

Минзәлә районыннан "Олимп" спорт мәктәбе укучылары катнашты.

Киеренке көрәштә Анастасия Калинина - 3 урын , Алена Малышева - 10 урын, Рината Нәбиева - 14 урын, Никита Щеголев - 19 урын, Эдгар Юдин-19 урын яулады.

Шулай ук Кристина Юзманова, Даниил Буранов, Артур Никитин лаеклы чыгыш ясадылар .

2022 елның 17 декабрендә Биектау авылында СССР спорт мастеры Биккениев истәлегенә егетләр һәм кызлар арасында гер спорты буенча ачык республика ярышлары узды. Татарстанның төрле районнарыннан тыш, Киров, Самара өлкәләре, Чувашия спортчылары да катнашты.

Зуррак яшүсмерләр арасында: 58 кг. га кадәр-Вадим Кулков-1 урын, 63 кг. га кадәр-Риналь Нәфыйков -3 урын.

Кече яшүсмерләр арасында: 58 кг га кадәр - Дамир Зарипов - 2, 63 кг га кадәр - Арсений Лесков -3 урын.

16-18 декабрь көннәрендә Түбән Камада Россиянең 30 шәһәреннән иң көчле теннисчылар көч сынашты. Ярышларда барлыгы 400 спортчы катнашты. Нестор Калашников пьедесталдан бер адым ераклыкта тукталды, ярымфиналга чыгу өчен Әлмәттән булачак турнир призерына оттырды, нәтиҗәдә, ул 2009 һәм яшьрәкләр категориясендә ( 2 җиңелү, 7 җиңү) 55 катнашучы арасында 8нче булды. 

Кызлар командалары: Амелия Ситдыйкова, Алинә Мерзлякова, Элина Фәхретдинова һәм Катя Ханипова 2012 һәм яшьрәкләр категорияләрендә 4әр җиңү һәм 3әр җиңелү белән турнир таблицасының уртасында урнаштылар, барлыгы 52 катнашучы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев