Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә спорт мәктәпләренең республика рейтингында ничек урнашуы билгеле булды

Алар арасыннан иң яхшы күрсәткеч «Юбилейный» спорт мәктәбенеке

«2023 елга Татарстан Республикасы спорт мәктәпләре арасында Рейтинг» республика смотр-конкурсына йомгак ясалды (4 төркем — муниципаль районнар).

— Республика смотр-конкурсы йомгаклары буенча «Юбилейный» спорт мәктәбе 14 нче урында! Спорт мәктәпләре эшчәнлеген бәяләгәндә укучыларның республика һәм бөтенроссия ярышларында чыгышлары нәтиҗәләре, исемнәре һәм разрядлары, категорияләре һәм белеме булган тренерлар һәм җитәкчеләр составындагы спортчылар саны һ. б. исәпкә алынды. Без булдырабыз һәм алга барабыз!, — дип шәрехләде рейтинг күрсәткечләрен «Юбилейный» спорт мәктәбе директоры Илфар Сафиуллин.

«Юность» спорт мәктәбе (директоры — Хәмзә Гыйләҗетдинов) һәм «Олимп» спорт мәктәбе (директоры — Чулпан Харисова) рейтингта 51 һәм 54нче урыннарны алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев