Минзәлә спортчылары «Өченче буын» спартакиадасында лаеклы чыгыш ясады
Копилкада 1 “алтын”, 1 “көмеш” һәм 2 “бронза”
Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
Казанда 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган "Өченче буын" XII республика пенсионерлар Спартакиадасы узды.Минзәлә районы командасы гомуми зачетта 5 урынга лаек булды. Шәхси нәтиҗәләргә килгәндә – Зөлфия Мусавирова йөзү буенча 1 урын, Алексей Лучихин – өстәл теннисы буенча 2 урын, Фәния Григорьева – өстәл теннисы буенча 3 урын, Альфир Сафиуллин-җиңел атлетика буенча 3 урын яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев