Минзәлә татар зиратында манара куелды
Биредә зират йортын төзекләндерү буенча эш барыла
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Минзәлә шәһәренең татар зиратында манара куелды, шушы көннәрдә ярымай да урнаштырылачак, дип хәбәр итте район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков.
- Хәзерге вакытта зират йортын төзекләндерүне алып барабыз. Бөтен чыгым мәчеткә җыелган хәер-сәдакадан каплана. Моңа кадәр түбәсен алыштырган идек, хәзер манара куйдык. Ниһаять, зиратка татарларныкы, мөселманнарныкы икән төсмер керде, - ди хәзрәт.
Эчке эшләр алдагы елда тәмамланыр, дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев