Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә театры артистлары китте илебезне сакларга

Илебездә призыв буенча армия сафларына алу дәвам итә.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Көзге чакырылыш буенча армия сафларына китүчеләр арасында Минзәлә театрының өч яшь артисты да бар.
Илнур Гайниев, Минзәлә театры директоры:
-Театрга яңа килгән артистларыбыз Татарстанның төрле районнарыннан. Алар театр куйган спектакльләргә уңышлы гына кереп киттеләр. Коллективның аерылгысыз өлешенә әйләнделәр. Шуңа армиягә озату кичәсен Минзәләдә үткәрдек. Аларга, Минзәләгә килгән артистларыбызның әти- әниләренә, туганнарына җылы сүзләребезне җиткердек.Аннан коллектив белән военкомат бинасы яныннан озатып калдык. Казанга хәтле үзебезнең автобуста киттеләр. Символик мәгънәгә ия булсын, үзләрен гастрольгә баргандай тойсыннар, хәрби хезмәт төгәлләнгәч, исән- сау әйләнеп кайтсыннар, дигән теләктә калабыз.
Егетләрнең армия сафларында да намус белән хезмәт итәчәкләренә шигебез юк!
Театр директоры белдергәнчә, алар уйнаган спектакльләрдәге рольләргә башка артистлар кертелеп, репертуар сакланачак. Шул ук вакытта алдагы елда чыгарасы әсәрләр исемлегенә үзгәреш керергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев