Минзәлә театры артисты Ринат Бәдретдинов туган авылында концерт куйды
Инде менә икенче ел ел рәттән ул Әгерҗе районы Исанбай авылы халкына иҗатташ дуслары белән кайтып зур бүләк ясый — концерт куя.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Быел концертка Ринат һәм иҗатташ дуслары белән бергә театр директоры Илнур Гайниев та кайтты. Ул да сәхнәдә чыгыш ясады, тамашачыларга үзенең шаян биюен тәкъдим итте. «Әле моңа кадәр бер генә театр артистының да туган авылына кайтып, шундый зур концерт куйганы юк иде», дип Ринатка олы рәхмәтен җиткерде.
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева да Исәнбай тамашачысына матур җырларын бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев