Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә театры I Бөтенроссия бэби-театрлар фестивалендә “Зазеркалье” спектаклен күрсәтте

Әлеге спектакльне сәхнәгә Минзәлә театры артистлары Рөстәм һәм Диләрә Зиннуровлар куйды.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Спектакль театрның кече залында барды. Вакыйгалар билгесез бер дөньяда бара. Анда тыныч һәм матур. Чит планетадан килгән ике зат – Лафи һәм Бафи шул дөнья белән танышалар. Алар өчен һәрнәрсә яңа, кызык. Геройлар белән бергә нәни тамашачылар да шул дөнья буенча сәяхәт итә, аларның эш-гамәлләре артыннан күзәтә. Спектакльдә артистлар сүзләр әйтеп сөйләшмәсәләр дә, аларның мимикаларыннан, ым кагуларыннан, хәрәкәтләрдән, музыка һәм утлар куелышыннан бар нәрсә дә аңлашыла. Соңыннан нәниләр спектакль геройлары белән бергә икенче бер дөньяга – көзге арты дөньясына күченделәр. Ул дөньяның да үз яшәүчеләре – Дафи белән Гафи бар. Алар да чит планета кешеләре. Геройларның бер-берсе белән танышуларын, дуслашуларын һәм уйнауларын балалар кызыксынып карады. Ә инде тамаша тәмама булгач, балалар артистлар белән бергәләп уйнадылар, рәсем ясадылар, бүләккә әкият китабы алдылар.
Спектакльдәге геройларны театрның яшь артистлары – Миләүшә Шәяхмәтова, Нурлан Шәехов, Әдилә Манасыпова һәм Азат Җиһаншин балаларны кызыксындырырлык итеп уйнадылар. Спектакльне карап һәм бәяләп барган экспертлар да әлеге бэби-спектакльгә югары бәя биргәндер дип уйлыйбыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев