Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә театры яңа сезонны Т. Миңнуллинның «Шулай булды шул...» спектакле белән ачты

Премьерага зал тулып килгән тамашачы спектакль барышында шаркылдап көлде дә, яшьләренә чыланып елады да.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Кыш. Салкын. Яшь, чибәр, самими һәм беркатлы авыл кызы Гөлшат (Диләрә Кәримуллина-Зиннурова) буранга каршы бара, иңсәсендә авыр йөк ­ су тулы чиләкләр. Спектакль символик рәвештә шулай башланып китә. 18-20 яшьлек кенә булуына карамастан, аның инде берәүгә дә ышанычы юк, ул шәһәр егете тарафыннан алданган ­ кайчандыр ялкынланып янган ут йөрәге мәңге эремәс боз кисәгенә әйләнгән. Аның хисләре, күңел халәте берәүне дә кызыксындырмый. Кызының кияүсез генә бала табачагын белеп исәрләнү дәрәҗәсенә җиткән әтисе Нургалины да (Хафиз Хамматуллин) үз авторитетын саклап калу гына кызыксындыра. Үз кызының язмышы бозылу гына җитмәгән, әле яңа гына солдат хезмәтен тәмамалап әти-әнисе янына кайтып баручы Алмаз (Илдар Халиков) башын әйләндеререгә, аның язмыш җепләрен дә чуалтырга өлгерә. Ләкин яшь егетнең күңелендә кабынган мәхәббәт хисе һәм холкына хас булган үҗәтлеге Гөлшат күңелендәге бозны эретә. Кызның күңеле кабат чәчәкле аланга әйләнә.

Күренекле татар драматургы Туфан ага Миңнуллин тирән тәрбияви мәгънә салган пьеса әсәрен режиссер — Илсур Казакбаев, рәссам — Чулпан Азаматова, композитор — Эльмир Низамов, ут кую буенча рәссам — Денис Иванов һәм талантлы театр артистлары тамашачыга искиткеч матур итеп җиткерделәр. Чыннан да, якты, матур, җиңел карала торган спектакль. Ләкин һәркемне уйландыра. Декарация белән дә шаккаттырды театр тамашачыны.
Ни өчен бу сезонны нәкъ менә Т. Миңнуллин пьсасы белән ачып җибәрүләренең дә үз сере бар икән.

Илнур Гайниев, театр директоры:

Күренекле драматург Туфан Миңнуллин, Мәскәүдә укып кайткач, иҗат юлын безнең театрдан башлаган. Аны бирегә театрыбызга нигез салучы Сабир ага Өметбаев чакырган булырга тиеш. Аның «Шулай булды шул» спектаклен куюыбыз — алар хөрмәтенә. Спектакльне «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте » проекты кысаларында Илсур Казакбаев чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев