Минзәлә театры янындагы сквер буенча хәл итәсе проблемалар күп әле
Минзәләдәге төзелеш объектларындагы эшнең торышы белән танышып йөргәндә район башлыгы Айдар Салахов аларның күбесендә темпны арттырырга кирәклегенә басым ясады.
(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)
Скверда проект белән һаман да төгәл фикергә килә алмагач, подрядчының эше тоткарлана.
Сәнгать мәктәбе филиалында да төзекләндерү эшләре буенча алда шактый эш тора. Полянка лагерында да җылыту линиясен сузуны тизләтәсе бар.
Айдар Салахов очрашулар барышында объект хуҗаларына һәм подрядчы оешма җитәкчеләренә түбәндәге фикерен җиткерде:
— Егетләр, объектларга алынгансыз икән, аларны вакытында тапшыру сезнең җаваплылыкта. Эш барышында килеп чыккан каршылыкларны тиешле ведомстволар белән тиз арада хәл итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев