Минзәлә театры М.Җәлил истәлегенә багышлап ачык һавада спектакль күрсәтте
Бүген, 25 август, Җәлилчеләр җәзалап үтерелгән көн.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Шул уңайдан М.Җәлил һәйкәле янында С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Ильяс Закировның “Онытмаска иде үткәнне...” дип аталган татар шагыйрьләре иҗатына нигезләнеп эшләнгән сугыш турында тәрбияви патриотик мини спектаклен тәкъдим итте.
Спектакль күрсәтер алдыннан театр артистлары, килгән тамашачылар М.Җәлил һәйкәле янына җыелып, Минзәләдә якты эз калдырган герой-шагыйрьне искә алдылар. Театр артистлары аның шигырьләрен укыса, җитәкчеләр – район башкарама комитетыт җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, театр директоры Илнур Гайниев һәм педагогия көллияте директоры Ренат Ибраһимов – шагыйрь хакындагы истәлекләрне яңарттылар. Артистлар һәм тамашачылар Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Җәлил һәм аның тоткынлыктагы дуслары, Совет солдатлары истәлегенә үтүче чараны театр коллективы быел инде икенче елын үткәрә. Мондый истәлек чарасы былтыр да шушы көнне ачык һавада үткән иде. Әйе, сугыш тәмамлануга инде бик күп еллар үтсә дә, хәтер безнең янәшәдә. Сугыш кайтавазы әле һаман һәр гаиләдә шомлы тавыш белән яңгырый. Мини-спектакльдә дә “Хәтер” образы бүгенге көн героен үзе аркылы үткәнгә алып кайта, тарих китапларында язылмаган вакыйгаларны күрсәтергә тели. Уйландыра, елата. Өлкән буын һәм яшь артистларның уйнавын тамашачы гадәттәгечә яратып, тын да алмый карады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев