Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә театры сезонны Зөлфәт Хәкимнең “Хаталы хат” спектакле белән япты

87 нче сезонда театр коллективы барысы 210 спектакль куйды.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Сезон дәвамында театрда зурлар өчен дә, балалар өчен дә яңа спектакльләр чыкты, шаулап-гөрләп фестивальләр узды, шатлыклы вакыйгалар белән бергә зур югалту да кичерде театр коллективы. Нинди генә вакытлары булмасын, тугры тамашачысы һәрвакыт яраткан театры белән булды.

Сезон ябылыр алдыннан театр коллективы тамашачы хозурына янә бер яңа спектакль – Зөлфәт Хәкимнең “Хаталы хат” мелодрамасын тәкъдим итте (режиссеры - Булат Бадриев). Премьерасы куелган көнне дә, сезон ябылганда да тамашачы зал тулып карады әлеге спектакльне. Темасы да һәркемгә дә якын тема шул – мәхәббәт темасы. Кемнеңдер мәхәббәте гаиләгә әйләнә, балалары, оныклары туа, ә кемнекедер бер нахак сүз, бер ялгыш гамәл, хаталар аркасында чәлпәрәмә килә, язмышлар бозыла, тормышлар чуала... Спектакльдә дә һәр геройның, һәр гаиләнең йөрәге яралы. Төп геройларның берсе – әти-әнисе авариягә эләгеп ятим калган кыз Алсу. Үзен тәрбиягә алган Илфат һәм Наилә гаиләсе дә аңа тиешле наз һәм тәрбияне бирә  алмый кебек, чөнки үзләре бәхетсез. Улы Азатны ялгызы гына үстерүче Дамира гаиләсе дә тулы һәм бәхетле гаилә түгел. Әсәрнең сюжеты бик буталчык, барысын да әйтеп бетерәсе дә килми... Яңа сезонда бу спектакль кабатланыр әле. Карыйсы килгән тамашачы, карап, үзе нәтиҗәләр чыгарыр. Мәгънәле сүзләр дә, матур җырлар да җитәрлек спектакльдә.

Сезонны ябу тантанасында театр эшчәнлегенә йомгак ясалды. Әйе, тамашачы алдына чыгып, сәхнә тутырып сөйләрлек сүзләре, үрнәк итеп куярлык эш-гамәлләре бар театрның. Шунысы сөенечле: театр үз эшчәнлеге масштабларын елдан-ел киңәйтә, алар хәзер нәни тамашачыларга да, авыру сәбәпле театр бинасына килә алмаган балаларга да юлны якынайтты. Бу сезонда театр коллективы гына түгел, татар мәдәнияты һәм сәнгате зур югалту кичерде. 28 ел дәвамында җитәкче булып торган Роберт Шәймарданов турындагы истәлекләрне тыңлаганда тамашачы әлеге зур шәхесне аягүрә басып искә алды.

Реклама

Театр директоры Илнур Гайниев йомгаклау чыгышында тугры тамашачыларына рәхмәт сүзләрен җиткерде:

–Күпләр театр коллективы май аенда сезонны яба да, октябрь аенда кабат ача, ә калган вакытта ял итеп ята дип уйлый торгандыр. Юк, бу алай түгел. Без кабат яңа спектакль чыгаруга алынабыз, каникул чорында лагерьларда балалар белән эшлибез, төрле районкүләм чараларда катнашабыз, Сабантуй уздыруда булышабыз. Әлбәттә, ялсыз булмый, ял да итеп алабыз. Киләсе сезонда да спектакльләребезгә зал тулып килерсез дигән өметтә калабыз.

 

Рәмис Нәҗмиев һәм Дифиза Нуриева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев