Минзәлә театры Төркиядә узган фестивальдә катнашты
Әлеге фестивальгә Татарстаннан бердәнбер театр – Минзәлә театры гына килгән иде
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры XV «Этос» Анкара Халыкара театр фестивале кысаларында Төркиядә булып кайтты. Фестивальдә Төркия Республикасының Истанбул, Анкара, Искешәһәр, Чанаккале шәһәрләреннән, Ираннан, Гыйрактан, Әзербайҗаннан һәм Татарстаннан Минзәлә театры — барлыгы 20 коллектив катнаша. Бу зур сәфәрне оештыруда төп ярдәмне Татарстан Республикасының мәдәният министры И. Х.Әюпова күрсәтә.
Минзлә театры коллективының әлеге илгә бу беренче генә тапкыр баруы түгел. Игътибарлы тамашачы хәтерли булса кирәк: 2009 елда Минзәлә театры Төркиягә сәфәр кылып, Конья шәһәрендә узган фестивальдә катнашкан иде.
Ә бу елны узган фестивальдә коллектив Төркия Республикасының Анкара шәһәрендә Ф. Бүләковның «Сөясеңме, сөймисеңме...» трагикомедиясен күрсәтте. Сәяхәт кылган театр коллективының да төп составын әлеге спектакльдә уйнаучы артистлар тәшкил итте.
Төп темасы үткәннән киләчәккә, дип билгеләнгән фестивальнең оештыручылары Анкара, Чанкайя муниципалитетлары, төрле иҗтимагый берләшмәләр була. Минзәлә театры Йылмаз Гүнәй сәхнәсендә чыгыш ясый. Артистларны тамашачы тулы зал белән каршы ала. Унөч ел биредә яшәүче Яр Чаллы кызы Гөлшат Җиһаншина Анкарада яшәүче татарлар оешмасын, барлык якташларны җыюга зур көч куя.
Өч кич Анкарада кунганнан соң, минзәләлеләр Истанбулга юл ала. Биредә Минзәлә театры коллективы төрки халыкларның музей комплексындагы «Топкапы» мәдәни паркында театральләштерелгән концерт программасы белән чыгыш ясый. Тумышы белән Казан, Түбән Кама, Әтнә, Сарманнан булган якташлар, Кырым татарлары һәр номерны яратып кабул итә. Артистларны сәхнәгә кабат чакыртып җырлаталар, күмәк биюләр оештырыла.
Материал һәм фотолар театр сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев