Минзәлә театрында тәрбияви спектакль-концерт булды
Минзәләгә «Аклыкка илтсен юллар» дигән программа белән ТР атказанган артисты Ильяс Халиковның «Мөнбәр» татар-дини театры килде.
Әлеге спектакль-концерт Минзәлә татар дәүләт драма театры сәхнәсендә күрсәтелде. Чара барышында әхлак, гаилә кыйммәтләре, туган тел, тарих, дин, гореф-гадәтләр темалары буенча актуаль сораулар күтәрелде. Тамашачы буларак килгән педагогика көллияте студентлары, гимназия укучылары сәхнәдәге вакыйгаларны игътибар белән генә күзәтеп калмыйча, чара барышында үзләре дә берничә мәртәбә сәхнәгә менделәр.
Спектакль-концерт Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә туган телне, гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятне саклау һәм үстерү максатында куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев