Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә театрының өч артисты “Тантана 2023” театр премиясе номинацияләрендә бүләкләнделәр

27 март көнне Халыкара театр көнне Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәсендә ТР Мәдәният министрлыгының “Тантана 2023” театр премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Бүләкләнүчеләр арасында Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары да бар.

«Намус һәм тугрылык» номинациясендә «Тантана» театр премиясе белән Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Фоат Зарипов бүләкләнде. Ул озак еллар Әлмәт театрында хезмәт куя. Бүгенге көндә Минзәлә театры артисты.

Әлмәт театры инициативасы белән, үзенең күренекле режиссерының исемен мәңгеләштерү йөзеннән, республикада яңа театраль премия гамәлгә куелды. Зәкия Туешева исемендәге премия театр сәнгате өлкәсендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлар өчен бирелә. Әлеге премиягә Минзәлә театрының легендар актрисасы, Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллина лаек булды.

Минзәлә театрының өметле яшь артисты Ильмир Кашаповка исә Казан дәүләт мәдәният институтының махсус бүләге тапшырылды.

Фотолар “Татар-информ” сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев