Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләнең «Уен» ансамбле Мәскәүдә Бөтенроссия конкурсында Татарстан Республикасын тәкъдим итте

Гимназия укучылары гала-концертта катнаштылар һәм мастер-классларда булдылар

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Минзәлә шәһәре гимназиясенең «Уен» халык бию ансамбле  (җитәкчеләре – Роза Биктаһирова) Татарстанны «Россиянең мәдәни мирасы» фестиваль-конкурсында тәкъдим итте.

Гимназия укучылары "Россиянең мәдәни мирасы" Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча Россия Мәгариф министрлыгы чакыруы буенча Мәскәүгә бардылар. Фестивальдә илнең 17 төбәгеннән бию коллективлары җыелды.

Фестиваль кысаларында катнашучылар халык иҗаты турында лекцияләр тыңладылар, фольклор биюе буенча мастер-классларда катнаштылар, проектларны тыңладылар.

«Россиянең мәдәни мирасы» фестиваль - конкурсының гала-концертында чыгыш ясап, «Уен» ансамблендә катнашучылар истәлекле медальләргә һәм бүләкләргә лаек булдылар.

 Шулай ук фестивальдә катнашудан тыш, балалар Кызыл мәйданда, Корал палатасында, Третьяков галереясендә булдылар, алар өчен музыка музеена экскурсия оештырылды.

Ә иң мөһиме, алар үзләре билгеләп үткәнчә, гимназия укучылары яңа дуслар тапкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев