Минзәлә укучылары Тукай форумына бардылар
Тукай исемендәге махсус конкурсны Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе үткәрә.
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Минзәләдән район этабында 17 мәктәптән 41 бала катнашуы хакында без язган идек инде.
Район этабында җиңүчеләр — өченче мәктәп укучысы Иллария Хисматуллина, Тауасты Байлар мәктәбеннән Илүзә Нургалиева, гимназиядән Самира Зарипова һәм Искәндәр Иванов Казандагы «Идел» яшьләр лагерында үткән мәдәни — белем форумында катнаштылар.
Форум очрашуларга, мастер — классларга бик бай булган.
Балаларга Татарстанның атказанган артисты Резедә Салахова белән очрашу аеруча ошаган.
Конкурсның йомгаклау этабы 2026 елның апрель аенда — Габдулла Тукайның 140 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев