Минзәлә урамнарының кардан арындырылган булуы канәгатьләндерерлек
Бу сүзләрне башка районнардагы хәлне үз күзе белән күргән ГБУ БДДның Чаллыдагы территориаль идарәсе начальнигы Резеда Гильметдинова районда үткән юл куркынычсызлыгы комиссия утырышында чыгыш ясаганда әйтте.
Үз чыгышында буранлы көннәрдә Чаллыдан Минзәләгә кайтканда үзәккә үткән борылыш хакында да телгә алды. Утырышта катнашкан «Стройинжиниринг» вәкиле Эльдар Әхмәтҗанов бу борылышны аерым контрольгә алачакларына ышандырды.

Социаль челтәрләрдә яңгыраган олы машиналар өчен вакытлы тукталыш мәйданчыгы, Юртауга керү юлында җәяүлеләр сукмагын да чистартып торачаклар.
Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе Марат Кәримов алып барды. Утырыш эшлекле шартларда һәм позитив юнәлештә барды.

Чыгыш ясаучылар: ГИБДД бүлекчәсенең закончалык буенча административ башкару инспекторы Виталий Уржумов, мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Динә Елизарова, "ТАТМЕДИА«ның «Минзәлә-информ» филиалы баш мөхәррире, җитәкчесе Илдус Шаһиев үз ведомстволары башкарган эшләр буенча хисап тоттылар. Үз чыгышларында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча ГИБДДның Минзәлә бүлекчәсе, ГБУ БДД вәкиле Наталья Железкова белән бергәләшеп алып барылуын әйттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев