Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә урманнары чүп ташлау урыны түгел

Минзәлә районында урманнарга, посадкаларга, чокырлы урыннарга эре габаритлы чүп-чар ташлау очраклары артты. Кешеләр әлеге гамәлләре белән табигатькә зур зыян салалар.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Бигрәк тә Тауасты Байлар, “Урман” чишмәсе, Кучканка янындагы урман-полосаларында диван, ишек, урындык, суыткыч ише эре габаритлы прдеметлар һәм капчыкларга салынган  чүп-чарларны очратырга мөмкин. Тауасты Байлар янындагы элекке чүп ташлый торган урынга өйрәнелгән гадәт буенча кешеләр күпләп чүп калдыра торгач, анда камералар куелды. Хәзер биредә чүп калдыручылар юк диярлек. Ләкин бар җиргә дә камера кую мөмкин түгел, табигатькә карата сак карашта тору – һәркемнең үз намусында.

Районда чүп түгү буенча килеп туган әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү максатыннан без шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шәйсуваровка мөрәҗәгать иттек:

–Бүгенге көндә шәһәрдә 37 каты-көнкүреш калдыкларын җыю буенча махсус мәйдан бар, шуларның 3се – 1/17, 3/18, 4/7 йортлары янындагы мәйданнар эре габаритлы чүп җыю өчен. Шәхси сектордан һәм авыллардан исә “Гринта” ҖЧҖ оешмасы график буенча билгеләнгән көннәрдә капчыклап чүп җыя. Эре габаритлы чүпләрне исә вак кисәкләргә бүлгәләп чүп контейнерларына ташларга яки “Гринта” оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ә инде урман-полосаларга чүп ташлаучы кешеләр ачыкланган очракта алар административ җаваплылыкка тартыла һәм штраф салына. Райондашларыбызның мондый гамәлләре белән табигатькә зыян салмауларын, ә чүпне тиешле урыннарга чыгаруларын сорыйбыз.

Бу хакта тулырак “Минзәлә” район газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев