Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә урта махсус уку йортлары студентлары Бесланда һәлак булганнар истәлегенә митингта катнаштылар

Ел саен 3 сентябрь терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне буларак билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата 2004-нче елда Бесландагы фаҗигале вакыйгалар белән бәйле.

(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")

Минзәлә шәһәренең Җиңү паркында Бесланда һәлак булганнар истәлегенә митинг булды. Митингта Минзәлә педагогика көллияте, медицина училищесы, авыл хуҗалыгы техникумы студентлары, шулай ук төрле оешма-учреждениеләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.

Чарага җыелучылар алдында чыгыш ясаганда Минзәлә районы башлыгы ярдәмчесе, районның террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Марк Токарев:

- – Бесланда булган трагедия терроризмның безнең киләчәкне аяусыз юк итүенә тагын бер мисал булып тора. Анда булган вакыйгаларны берничек тә тасвирлап бетереп булмый. Бер мизгелдә бернинди дә гаепләре булмаган балалар, укытучылар, ата-аналарның, хокук саклау һәм махсус подразделение хезмәткәрләренең гомере өзелә. Кызганычка каршы, мондый вакыйгаларга мисалларны дистәләп китерергә була. Без күп милләтле һәм төрле дин тотучылар булган зур илдә яшибез. Безнең барыбызны да илебезгә булган мәхәббәт берләштерә. Бер-беребезгә карата дус булыйк, тату яшик, - дип билгеләп үтте

Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков үз чыгышында экстремизм һәм терроризм чагылышларының катгый рәвештә тыелган, ярамаган һәм бернинди кысаларга сыймаганлыгын искәртте.

Митинг кысаларында шулай ук «Ак торналар» акциясе узды. Чарада катнашучылар Бесландагы терактта һәлак булганнар истәлегенә кәгазьдән ясалган агач ботакларына ак торналарның фигураларын элделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев