Минзәлә үзәк китапханәсендә «Авыл яши» проекты кысасында «Көз бүләкләре» ярминкәсе узды
Ярминкәдә районның балалар һәм авыл китапханәләре хезмәткәрләре катнашты.
Чараның мәртәбәле кунагы Минзәлә районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфар Халиков булды.
Һәр команда көзге чор байлыгын чагылдырган мул өстәл әзерләде, аны креатив формада иҗади итеп яклады. Аларның чыгышын компетентлы жюри — Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының 210нчы төркем студентлары һәм аларның укытучысы бәяләде.
Ярминкә йомгаклары буенча һәр номинациядә җиңүчеләр билгеләнде: «Иң музыкаль команда», «Иң креатив команда», «Иң тәмле өстәл», «Иң иҗади команда», «Иң матур өстәл» һәм «Иң тату өстәл». Һәр командага сәләтләрен һәм тырышлыкларын раслаучы дипломнар тапшырылды.

Китапханәчеләр үзләренең китапка мәхәббәт уятучылар гына түгел, ә кул осталары да икәнлекләрен тагын бер кат исбат иттеләр! Ярминкә җылы, дустанә һәм көзге муллык атмосферасында узды.
Фотолар китапханә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев