Минзәлә үзәк китапханәсендә Тукай көненә багышланган шигырь укучылар бәйгесе узды
Әлеге чара бәйге кысаларыннан чыгып, җырлы-шигырьле җылы бер бәйрәмгә әверелде.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Туган тел көне уңаеннан район үзәк китапханәсенең уку залында “Тукай дөньясы” районкүләм шигырь укучылар конкурсы булып узды.
Катнашучылар арасында Тукай шигырьләрен татар, рус, чуваш телендә башкаручылар да, көйгә салынган җырларын моңлы итеп гармунга кушылып җырлаучылар да, шагыйрьнең үзенә багышлап чыгарылган иҗат җимешләрен укучылар да булды. Медицина училищесы студентлары исә “Шүрәле” әкиятен сәхнәләштерде.
Тагын шунысын билгеләп үтәсе килә: конкурста төрле милләт һәм төрле буын вәкилләре катнашты.
Әтрәкле мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Расих Шәйхуллин белән Татар Мөшегесе мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Әлфия Әхмәтова гармунда уйнап Тукай җырларын һәм халык көйләрен башкарып, кунакларның иң нечкә күңел кылларын тибрәттеләр.
Үзе яраткан Тукай шигырьләрен һәм Тукай иҗатына багышлап үзләре язган әсәрләрен Сизова Гөлназ, Мухаметов Камил, Гайсин Алмаз, Агадуллин Булат (медучилище), Алышева Варвара (педагогия көллияте), Гайнетдинова Рәзинә (Бикбау), Исламова Гүзәлия (Хуҗәмәт), Равилова Зөлфия (Яңа Мәлкән), Кирамова Амилия (Николаевка), Мордвинова Эльза (Яңа Маҗын), Альмиева Фәйрүзә (Иске Маҗын), Хаматшина Әлфия (Югары Тәкермән), Газизова Венера (Тулбай), Гиздуллина Роза (Минзәлә), Калинина Рәвия (Минзәлә), Сагдатуллина Гамилә (Аю), Ахметова Әлфия (Тат. Мөшеге), Ахметова Айзилә (Урыс), Шатунова Эльмира (Югары Юшады), Бекмурзина Марина (Калтак) башкардылар.
Күпкырлы талант ияләре Шайхуллин Расих (Әтрәкле авылы), Петрова Ләйсәния (Кадрәк), Белякова Айгөл (медучилище) башкаруында Габдулла Тукай сүзләренә язылган җырлар яңгырады.
Чыгышларны төрле номинацияләрдә Минзәлә районының күренекле шагыйрәләре Федотова Сәхия, Гимаева-Титова Раушания, “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Минзәлә-информ” каршында эшләп килүче “Сибелә чәчәк” әдәби берләшмәсенең җитәкчесе Пучкова Наҗия бәяләде.
Сәхия Федотова:
–Безгә шушы бөек татар шагыйребезне мактарга кирәк, балаларыбызга аның хакында, иҗаты хакында күбрәк сөйләп, әйтеп калдырырга кирәк. Әткәй-әнкәйләр Тукай иҗатына мәхәббәтне бездә Туган тел” шигыре аша тәрбияләделәр. Без дә алар үрнәгендә аның иҗатын мирас итеп балаларга, оныкларга калдырыйк.
Наҗия Пучкова:
–Шигърият кичәсен оештырган китапханә коллективына һәм катнашучыларга зур рәхмәтемне белдерәм. Һәркем зур әзерлек белән килгән, бигрәк тә медицина училищесы студентлары “Шүрәле” әкиятен сәхнәләштереп безне сөендерделәр. Алга таба мондый чараларда егетләрнең, ир-атларның һәм балаларның күбрәк катнашуын теләр идем.
Барлык катнашучылар да төрле номинациядә грамотлар белән бүләкләнделәр. Бәйрәм“Туган тел” җыры белән тәмамаланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев