Минзәлә вәкилләре мөселман уку йортлары укытучыларының Бөтенроссия форумында катнашалар
Форум 26-27 октябрьләрдә үтә
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Казанда мөселман уку йортлары укытучыларының Бөтенроссия форумы үткәрелә.
Әлеге чарада делегатлар буларак Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков, район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Роза Фәхретдинова, Дәвек авылыннан мөгаллим Фаил хәзрәт Шиһабетдинов, Минзәләдән Резида Мухамадеева һәм Наратлы-Кичүдән Гөлзар Закеева катнаша.
Рәмзил хәзрәт Садыйков:
- Әлеге форум дини укыту йортларында, шул исәптән, мәчетләребез каршында курсларда укыту оештыруга багышланган. Лекторлар төрле төбәкләр һәм илләрдә дини белем бирүне оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев