Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Минзәлә волонтерлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга маскировка сеткасы үрәләр

Бүгенге көндә аларга ярдәмгә өстәмә кул көчләре, җеп һәм иске чүпрәкләр кирәк.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Хәрби операциядә катнашучыларга минзәләлеләр төрлечә ярдәм күрсәтәләр. Бөртөркем волонтерлар алар өчен маскировка сеткалары үрәләр. Әзер сеткалар бәясе нык кыйбат, шуңа күрә аларны җепләр сатып алып, чүпрәкләр өстәп волонтерлар үзләре үрә. Ләкин бу озак процесс, шуңа күрә аларга өстәмә эшче куллар кирәк. Әгәр дә аларга ярдәм итәргә теләүчеләр бар икән – “Пятисотка” бинасында урнашкан “Рыбак” яки “Турагентсво” бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Иске тукыма һәм чүпрәкләр ак яки соры төстә булырга тиеш, ялтыравыклы бизәкле чүпрәкләр ярамый.

Шулай ук әлеге волонтерларның Телеграмда үз группалары бар https://t.me/menzelinskMaskSeti Әлеге группага кереп, шуннан өстәмә мәгълүмат алырга, волонтерлар белән аралашырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев