Минзәлә волонтерлары районны Татарстанга таныта
Фронтка Татарстан полкына район җитәкчелеге белән берлектә әзерләнгән тагын ике машина да алып китәчәк.
Эдуард Ягафаровның волонтерлык хәрәкәтенә кереп китүе Россия гаскәрләренең Донбасс һәм Новороссияне украин нацистлары һәм дөнья империалистларыннан азат итүгә юнәлдерелгән махсус хәрби операция белән бәйләнгән. Үзе дә десантчы булган ир-егет районда беренчеләрдән булып хәрбиләр янына гуманитар йөк белән йөри башлады. Аның белән аралашканда волонтерлык хәрәкәтенең тирән һәм катлаулы процесс икәнен төшенәсең.
Волонтерлар көнен билгеләп үткәндә дә, озын сүзләр сөйләп тормыйча, бик җаваплы эшләр башкарырга өлгерде: редакция журналистларына махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби язган китапны (автор автографы белән) кертеп чыкты, яңадан фронтка җыена, юл уңаенда волонтерлар төркеме һәм район халкы җыйган йөкне дә кереп алырга өлгерде.
Түземлелегез һәм сәламәтлелегез озакка җитсен, киң күңелле, тынгысыз якташларыбыз. Сез, район өчен әйтеп бетергесез хезмәт куясыз!
Бүләкләргә ия булган Минзәлә волонтерлары хакында Мензеля-информ платформаларында Илсөяр Хәертдинова материалын укып белә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев