Минзәләдә 2022/2023 чаңгы сезоны ачылды
Ленин исемендәге стадионда беренче ярышлар узды
Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
Төрле яшьтәге чаңгы спорты сөючеләр сезон ачылышында катнашу өчен Ленин исемендәге стадионга җыелдылар.

Стадионга килүчеләр арасында районның иң танылган чаңгычыларының берсе – Рәмзия Нәҗмиева да бар иде.

- Сезон ачылуны түземсезлек белән көттем, дөрес, беренче кар яуганнан бирле диярлек шуам. Стадионга да, «Урман» чишмәсе янындагы чаңгы трассасына да йөрим, - дип билгеләп үтте ул.
Традиция буенча, чаңгы сөючеләр арасында яшь категорияләре буенча ярышлар уздырылды һәм җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев